Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

#ТЕЛӘЧЕКЕРӘШЕННӘРЕ айлыгы дәвам итә

Бүген сүзебез «Нардуган» халык фольклор ансамбле турында.

🌱Халык аваз иҗаты әлбәттә, диңгез төбендәге энҗе- мәрҗәннәр белән тиңләшергә хаклы, чөнки ул - халыкның ихлас, самими хисләрен туплаган, саф йөрәкләрдән ургылып чыккан рухи хәзинәсе.

🏠 Шушы хәзинәне югалтмау, аны балаларга, яшьләргә тапшыру максатыннан чыгып, 1987 нче елның октябрендә Субаш авылында “Нардуган” ансамбле оеша. Аны бүгенге көндә лаеклы ялда булган, әмма ансамбль дип янып - көеп өйрүче ветеран-педагог З.И.Павлова оештыра.

🎤 Ансамбльнең составы еллар дәвамында алышынып тора, ул этник яктан бер төрле ягъни, керәшен түтиләреннән, яшьләреннән тора, күбрәк урта яшьтәге ханымнар тәшкил итә. Коллективта бүгенге көндә ун кеше исәпләнә, ул чагыштырмача яшь, чөнки “Сүрәкә”яшьләр группасы ансамбльнең ышанычы, таянычы. Баянчылары Субаш җегете - Петров Иван.

🔹2016 елдан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Романова Т.А.. Коллектив керәшеннең халык җыруларын, моңнарын, гореф - гадәтләрен, йолаларын меңләгән тамашачыларга җиткергән пристол бәйрәмнәр: Раштуа, Олы көн,Тройсын, Качману, Казанский һ.б. кебек бәйрәмнәрне үзләре төзегән сценарийлар аша сәхнәгә куя һәм алар аша, әлбәттә, халык мәхәббәтен яулый.

🥳 2022 елда ансамбль үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аның иң зур уңышы – 2013 елда ТНВ каналы аша күрсәтелгән “Аулак өй” тапшыруында төшү була.

🎤 Ансамбльнең репертуары бай, ул төрле – төрле керәшен җырулары, милли йола- бәйрәмнәрне чагылдырган яңа сценарийлар белән даими тулыланып тора. Ансамбль һәр көн эзләнүдә: өлкән түтиләрдән әле бер кат та яңгырамаган җырулар яздырыла, сандык төбендә нафталин исе иснәп озак еллар яткан, суккан киндер күлмәк, алъяпкычлар, төрле бизәнү әйберләре табыла, һәркем горурланып киеп чыгышлар ясый.

🔻Бүгенге көндә ансамбль ирешелгәннәргә сөенеп, алдагы көннәргә зур планнар корып, тагын да зуррак уңышларга ирешү планы белән янып, ялкынланып яши һәм иҗат итә.

Мәгълүматны Семенова Елена тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев