Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы  “Әкият көне” республика акциясенә кушылды
Район яңалыклары

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы “Әкият көне” республика акциясенә кушылды

8 сентябрьдә, илебездә беренче тапкыр Россия Федерациясе халыклары телләре көне билгеләп үтелде. Ул Россия халыклары бердәмлеге елының төп вакыйгаларының берсе булып кереп калачак.

Россия халыклары телләре көнен бәйрәм итү уңаенан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы да “Әкият көне” республика акциясенә кушылды. Әкият көне балаларга күңел ачу гына түгел, дуслык, ярдәмчеллек һәм игелеклелек кебек сыйфатларның мөһимлеген дә тагын бер кат искә төшерде. Әкият дөньясы аша алар яхшылыкның һәрвакыт явызлыкны җиңүенә тагын бер кат инандылар. 

 – Шүрәле остаханәсендә әниләр тарафыннан үткәрелгән осталык дәресләре бәйрәмебезгә тагын да җылылык өстәде, бу тылсымлы көн һәр баланың күңелендә якты һәм онытылмаслык бер хатирә булып уелып калды, – ди тәрбиячеләр. 


Нет комментариев