Ашыгыч ярдәм белән Казанда такси автомобиле белән бәрелешкән 27 яшьлек мотоциклчыны хастаханәгә китергәннәр. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте кичә иртән булган. Яшь ир-ат Wangjiang мотоциклында Назарбаев урамы буйлап, Павлюхин ягыннан, светофорның тыю сигналын игътибарсыз калдырып барган. Бу вакытта аның каршына Volkswagen автомобиле килеп чыга, аның руле артында 52 яшьлек таксист була. Соңгысы, Миңнуллин урамы ягыннан Назарбаев урамы юнәлешендә хәрәкәт итеп, стоп-линия артына чыга. Нәтиҗәдә мотоциклчы автомобильнең ян өлешенә бәрелә.
Фото-скриншот: © Госавтоинспекция Казани
Нет комментариев