Төп максат - акча кереме
Бүген, ягъни 29 октябрь көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләрнең агымдагы елның тугыз, шул исәптән сентябрь аендагы терлекчелек тармагындагы эшчәнлекләренә йомгак ясалды.
Муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә әлеге теманы тирән анализлап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов чыгыш ясады. Киңәшмәдә терлекчелек тармагыннан тыш, киләсе ел уңышын кайгырту: аның өчен ашлама, симәнә туплау, төп эшкәртүне сыйфатлы башкару һәм дәүләт ярдәме буларак субсидияләр алу кебек мәсьәләләр дә калку күтәрелде.
Муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллинның йомгаклау сүзе белән тәмамланган һәм җитди бурычлар куелган киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев