Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Торак- коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр, хезмәт ветераннары, Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз!

Торак- коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтне бу өлкәдәге эш, аның авырлыгы һәм кыенлыклары белән якыннан таныш кешеләр генә тиешенчә бәяли ала. Әлеге тармакта эшләүче хезмәткәрләребез сынатмый, куелган бурычларны тиешенчә үтәп бара, үзләренең көндәлек эше белән теләчелеләрнең уңайлы тормышына нигез сала, районда яшәүчеләрнең көнкүрешен яхшырту буенча җаваплы эш башкара. Сезгә сәламәтлек, иминлек, авыр һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телибез. Киләсе көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхеттә яшәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев