Түбән Новгород шәһәреннән яналыклар килеп иреште!
16 - 21 нче февраль көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә, «Мәктәпкә футбол» проектында Теләче урта мәктәбе уккчылары уңышлы чыгыш ясадылар һәм бер дигән нәтижәләргә ирештеләр.
Егетләр командасы 5 нче урын, кызлар 10 нчы урынга лаек булды! Шунсында әйтеп үтергә кирәк кызлар командасы әлеге уенда үз көчләрен беренче тапкыр сынап карады.
Уеннарга барып, катнашу хокукы биргәннәре өчен мәктәп коллективы Теләче районы хакимияте житәкчелегенә, мәктәп директорына, коллективка, уеннарда катнашкан балаларның әти-әниләренә, шушы команданы эзерләгән балаларга өстәмә белем бирү мәктәбе тренеры Назмутдинов Ильнар Камил улына, Теләче урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Хакимов Рафиль Рефат улына зур рәхмәт житкерә!
Барлык командаларны да ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев