Тукайны бергәләп укыйбыз
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан,татар әдәбияты классигы иҗатын популярлаштыру һәм мәдәнияттә туган телгә кызыксынуны үстерү максатларында ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты гамәлгә ашырылып килә.Юбилей елы дәвамында республикабызда укучыларны Габдулла Тукай әсәрләре белән таныштыруга юнәлдерелгән чаралар үтә. Шушы проект кысаларында, Алан авыл китапханәсендә дә актив эш алып барыла. Китапханәдә һәр пәнҗешәмбе көнне мәшһүр шагыйрьнең иҗатына багышланган әдәби дәресләр уза. Китап укчылар белән бергә Тукай әсәрләрен укыйбыз,әсәрләрнең сюжетлары, образлары һәм идеяләре турында фикер алышабыз. Проект эшчәнлегендә Алан урта мәктәбе укучылары зур активлык күрсәтәләр. Проектка катнашучылар әдипнең “Туган тел”, “Ай һәм Кояш”, ”Кышкы кич”, “Һәр ялтыраган алтын түгел”, “Милләткә”, “Ана догасы”, “Туган җиремә” кебек танылган шигырьләре белән таныштылар инде. Шулай итеп, проект шагыйрь иҗатын популярлаштыруга,халыкның мәдәни мирасын саклап калуга һәм милләтара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә. Проект эшчәнлеген оештыруга ярдәм күрсәткәннәре өчен мәктәп директоры Илсур Бакиевич Гайбадуллинга , укытучылар коллективына һәм укучыларга олы рәхмәтләремне белдерәм,аларга иҗади уңышлар телим. Алан авыл китапханәчесе Гөлназ Хисамиева.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан,татар әдәбияты классигы иҗатын популярлаштыру һәм мәдәнияттә туган телгә кызыксынуны үстерү максатларында ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты гамәлгә ашырылып килә.Юбилей елы дәвамында республикабызда укучыларны Габдулла Тукай әсәрләре белән таныштыруга юнәлдерелгән чаралар үтә. Шушы проект кысаларында, Алан авыл китапханәсендә дә актив эш алып барыла. Китапханәдә һәр пәнҗешәмбе көнне мәшһүр шагыйрьнең иҗатына багышланган әдәби дәресләр уза. Китап укчылар белән бергә Тукай әсәрләрен укыйбыз,әсәрләрнең сюжетлары, образлары һәм идеяләре турында фикер алышабыз. Проект эшчәнлегендә Алан урта мәктәбе укучылары зур активлык күрсәтәләр.

Проектка катнашучылар әдипнең “Туган тел”, “Ай һәм Кояш”, ”Кышкы кич”, “Һәр ялтыраган алтын түгел”, “Милләткә”, “Ана догасы”, “Туган җиремә” кебек танылган шигырьләре белән таныштылар инде. Шулай итеп, проект шагыйрь иҗатын популярлаштыруга,халыкның мәдәни мирасын саклап калуга һәм милләтара бердәмлекне ныгытуга ярдәм итә.
Проект эшчәнлеген оештыруга ярдәм күрсәткәннәре өчен мәктәп директоры Илсур Бакиевич Гайбадуллинга , укытучылар коллективына һәм укучыларга олы рәхмәтләремне белдерәм,аларга иҗади уңышлар телим.
Алан авыл китапханәчесе Гөлназ Хисамиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев