«Унынчы муза»
Балалар иҗат үзәгенең “Видеога төшерү” түгәрәгенә йөрүче балалар Сергей Васильевич Чернышев истәлегенә багышланган «Унынчы муза» Бөтенроссия яшь кинематографистлар бәйгесенә социаль ролик төшерделәр.
Әлеге бәйгенең максаты: балалар кинотеатрын камилләштерү һәм үстерү, балалар һәвәскәр фильмнарының техник һәм сәнгать дәрәҗәсен күтәрү, яшьтәшләре арасында диалог диапазонын киңәйтү, яшь кино сөючеләрне илебездәге мәдәният һәм сәнгатьнең иң яхшы үрнәкләренә җәлеп итү. Фильм төшергән вакытта балалар үз персонажларын ачарга, сценарий белән эшләргә, эмоцияләрне контрольдә тотарга өйрәнделәр. Түгәрәкнең җитәкчесе: өстәмә белем бирү педагогы Солонцов М.А.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев