Вакансияләр ярминкәсендә
Бүген, ягъни 14 апрель көнне, район мәдәният йортында Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсе кысаларында районкүләм чара булып үтте. Бөтенроссия вакансияләр ярминкәсе республикабызда 15 апрель көнне дә, ягъни иртәгә дә эшләячәк.
Бүген үткәрелгән вакансияләр ярминкәсендә “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге, җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Август – Теләче” ширкәтләре, “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы, җаваплылыгы чикләнгән “Спецсельстрой” ширкәте, Рифкать Зиннәтуллин шәхси предприятиесе, район мәдәният бүлеге, ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте вәкилләре эш бирүче сыйфатында катнаштылар.
Эш тәкъдим итүче оешмаларга юрист, шәфкать туташы, социаль хезмәткәр, машина йөртүче (йөк автомобильләренә), слесарь, котельная операторы, электрик, клуб мөдирләре, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, офис – менеджер, инженер, икътисадчы, хисапчы, мал табибы, сыер савучы, бозау караучы, терлекче һәм тракторчы кирәк.
Чарада “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче бүлеге , районның ДОСААФ оешмасы һәм Саба һәм Теләче хәрби комиссариаты вәкилләре дә катнашты. Хәрби комиссариат вәкиле райондашларыбызны контракт нигезендә хәрбия хезмәткә чакырса, ДОСААФ оешмасы эш сорап килүчеләргә районның мәшгульлек үзәге белән килешү нигезендә икенче һөнәр, әйтик, машина йөртүче һөнәрен үзләштерергә ярдәм итә. Хәзер әлеге программа нигезендә ике райондашыбыз икенче һөнәр үзләштерә, шоферлыкка укый. Бүген үткәрелгән вакансияләр ярминкәсендә дә тагын бер кеше шофер буласы килү теләген белдергән. Ә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе белән Россия Федерациясе Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы арасында “Моя карьера – с “Единой России” дип исемләнгән уртак проект эшләп килә. Әлеге проект та ватандашларыбызны эшле итү максатыннан булдырылган.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев