Күкләрне иңләүчеләр…
Шушы көннәрдә илебез Хәрби-һава көчләре көнен билгеләп үтте. Теләченең дә Хәрби Дан аллеясында чара узды. Әлеге дата белән тормышлары бәйле булган райондашларыбызны, ветераннарны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин тәбрикләп аяз күк йөзе, тынычлык, өлешчә мобилизацияда булган якташларыбызның исән-сау тизрәк туган якларыбызга әйләнеп кайтуын теләде.
Райондашыбыз Рәис Нуртдинов әйтүенчә һава көчләрендә хезмәт итүчеләрнең саны бүген 14 икән. Алар бәйрәм көнендә генә түгел, көндәлек тормышта да аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Бүгенге көндә дә Россиянең Хәрби-һава көчләре илнең мөһим өлеше булып кала бирә, ул көчле ату куәте, еракка хәрәкәт итүчәнлеге белән аерыла, бу илнең һава чикләрен һәм аның тынычлыгын яклауны тәэмин итә. Ватанны саклаучыларның хәзерге буыны ата-бабаларыбызның традицияләрен намус белән дәвам итә. Бәйрәм парадларында очучыларның пилотаж фигуралар ясауына сокланабыз. Ветераннар илдә тынычлык булсын, зәңгәр аяз күк йөзендә генә очрашырга язсын дигән теләк белән яши. Бәйрәм чарасы Рада Әхмәтгаязованың җырлары белән үрелеп барды. Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар хәрби һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткән райондашларыбыз хөрмәтенә куелган мемориалга чәчәкләр салды. Мондый бәйрәмнәр бергә хезмәт итүчеләрне кабат очраштырырга, күрештерергә бер сәбәп тә булып тора.
Эльмира Котдусова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев