Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хуҗасыз этләрне тоту, аларны урнаштырып бару буенча эш оешкан төстә бара

Җирлегебездә хуҗасыз этләрне тоту, аларны урнаштырып бару буенча эш оешкан төстә бара. Тик урамда очраган барлык эт тә хуҗасыз дигән сүз түгел...

Кызганычка каршы, кеше этләрне ала да, аннары иркенгә чыгарып җибәрә.Теләче авыл җирлеге бу мәсьәләне күз уңыннан ычкындырмый: хуҗасыз этләрне махсус оешмага озата, агымдагы елга да килешүләр төзелгән. Бу уңайдан сораулар туган очракта, эш көннәрендә, җирлек хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә аласыз.
Бәйдә торган эт сезне иснәп кенә дә тынычланып кала, яныгыздан китеп барырга мөмкин. Ә хуҗасызлар, киресенчә, тешли. Шуңа күрә, таныш булмаган этне очратсагыз, кискен хәрәкәтләр ясарга тырышмагыз. Аларга игътибар итмәскә тырышып узып китегез.

 

Чыганак: https://vk.com/covet_tmr

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев