Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңарып, матурланып килә

Гыйнвар аенда “Тателеком акционерлык җәмгыятенең Теләче бүлекчәсе бинасында тулы куәткә төзекләндерү эшләре баруын язган идек.

Ул чакта төзүчеләр бинаның түбәсен калай профнастидл белән ябуларын хәбәр иткән идек. Түбә ябу эше тәмам. Ноябрь аенда төзүчеләр бинаның түбәсенә демонтаж ясап,  декабрь аенда кайчылыклар, такталар беркеткән иде. 

Хәзер төзүчеләр  бинаның диварларын ике арада җылылык саклаучы  мамык (минвата) куеп һәм беркадәр бушлык калдырып, термогранит плитә белән тышлыйлар.  Әлегә төзекләндерү эшләре килешүдә каралган график нигезендә бара.

Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү эшләрен җаваплылыгы чикләнгән “Колос” ширкәте төзүчеләре алып бара. Участокта эш барышы белән  прораб  Рафил Гатиятуллин җитәкчелек итә. Шунысы игътибарга лаек, төзелеш материалларында зәңгәр төс өстенлек итә. Ике катлы бина күзләргә рәхәтлек биреп, көннән-көн яңа төс ала, матурлана бара.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев