Янгын куркынычсызлыгы
Олы Мәтәскә балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерү үткәрелде. Тикшерүне Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, эчке хезмәт подполковнигы Хәкимуллин Л.М.алып барды.
Ул балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре белән инструктаж үткәрде. Инспектор мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән теоретик дәрес үткәрде, аның барышында балаларга фатирда янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде. Барлык хезмәткәрләргә балалар бакчаларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш планын тормышка ашыру буенча эшне үз вазифаларына туры китереп дәвам итәргә, балалар бакчасы бинасында һәм территориясендә янгынга каршы режимны төгәл үтәргә куштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев