Җылы кичә узды
4 мартта көнне Алан мәдәният йортында махсус хәрби операциядә булган авылдашларыбызның әниләрен хөрмәтләү, бәйрәм белән котлау максатыннан «Чын күңелдән бәйрәм белән» дип исемләнгән кичә булып узды.
Кичәгә ямь өстәп Украинада махсус операциядә катнашучы авылдашыбыз Рифат Гилязов отпускага кайтып төште. Махсус операция башланган беренче көннәрдән үк Украинада хезмәт итә ул.
Кичәдә махсус операциядә катнашучы авылдашларыбызның әниләре - Гилязова Ильгизә,Биккинина Рәшидә, Хафизова Фирдәвес, Хасанова Нурфия апалар катнашты. Бәйрәм матур жырлар, әңгәмә, җылы истәлекләр белән үрелеп барды. Соңыннан катнашучы апалар һәм Рифат укучыларга үзләренең теләкләрен житкерде.
Бәйрәмне ямьләндереп чәчәкләр алып биргән иганәчебез Фаттахов Ислам Илшат улына зур рәхмәтемне белдерәм.
Гүзәлия Җамалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев