Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл хәрәкәте иминлеге хакында киңәштеләр

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында Теләче муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы киңәшмәсе узды.

Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашында узган әлеге чарада  ЮХИДИ эшчәнлегенең 4 айлык нәтиҗәләре хакында  Теләче районы буенча Россия ЮХИДИ бүлеге начальнигы Ришат Назиров,  юл хәрәкәте иминлеге хакындагы мәгълүматны халыкка җиткерү буенча "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин, белем бирү учреждениеләрендә  балалар катнашындагы  транспорт имгәнүләрен кисәтү эшчәнлеге темасы буенча район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм җәйге чорда юл - урам челтәрен карап тоту һәм ремонтлау турында   Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков чыгыш  ясады.

Ришат Назиров хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 17 кеше исерек килеш руль артына утырса, 2 кеше машина таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш тә кабат руль артына утырган. Хөрмәтле машина йөртүчеләр, аек булмаган килеш руль артына утырып, үзегезнең уйланылмаган шушы  гамәлләрегез аркасында  аварияләр килеп чыгып, башкаларның гомерен өзелергә мөмкинлеген исегездән чыгармасагыз иде. 

Зөлфия Ибраһимова. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев