Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзара салым акчалары бюджетның мәҗбүри салымнан тыш керемнәренә керә

(Россия Федерациясе Бюджет кодексының 41нче статьясындагы 3нче пункты.) Районыбызның авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчасына шактый күләмле эшләр башкарыла - чишмәләр яңартыла, юллар һәм күперләр төзекләндерелә, зиратлар, һәйкәлләр тәртипкә китерелә.

Шулай булуга да карамастан, үзара салым акчасын түләми качып йөрүче райондашларыбыз  хәйран әле. Быелдан качып йөрүчеләрне суд аша административ җаваплылыкка тарта башлаячаклар. (Россия Федерациясе Административ суд эшчәнлеге кодексының 17.1 статьясы, Россия Федерациясе Административ суд эшчәнлеге кодексының 19нчы статьясы). 

Хөрмәтле теләчелеләр, бары тик бердәм булганда гына тирә-ягыбызның төзеклегенә ирешергә мөмкин бит! Үзарасалымны түләү вакыты санаулы, бурычыгызны судка кадәр сузып йөртмәсәгез иде!

З.Ибраһимова

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев