Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзара тикшерү

Терлек азыгы әзерләүгә керешер чак җитте. Моның өчен кул астында тиешле күләмдә техникаң һәм аларның төзек булуы шарт.

Узган елгы коры җәйдән соң һәм быелгы үзенчәлекле яз, җәй килешендә бу аеруча мөһим. 2 июнь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илфар Баев җитәкчелегендәге комиссия районыбыз хуҗалыкларында булып, терлек азыгы әзерләү техникасынның яңа сезонга әзерлеген тикшерде. 

Бу көнне комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстрлыгының авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов, терлекчелек тармагын үстерү бүлегенең әйдәр баручы киңәшчесе Айдар Мөхәммәтгалиев һәм “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров эшләде. Комиссиядәгеләр тарафыннан терлек азыгы әзерләү планына, эшкә җәлеп ителәчәк техниканың,  тотылачак ягулык-майлау материалларының, түләнәчәк хезмәт хакларының күләменә һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелде.

Җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында узган үзара тикшерүдә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов та катнашты һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләр һәм механизаторлар алдында көнүзәк мәсьәләләрне яктыртып чыгыш ясадылар.

Районыбыз хуҗалыкларында узган үзәара тишерү турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев