Зур җиңүләре белән котлыйбыз
Район яңалыклары

Зур җиңүләре белән котлыйбыз

20 май көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында РФ халыкларының туган теле һәм әдәбияты буенча укучыларның XIII Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге чарада олимпиаданың "Татар теле һәм әдәбияты" профиле буенча 1 урынны яулаган Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия дә бүләкләнде.  Нурфиянең укытучысы - Зәйнуллина Рушания Хәким кызы. Аларны бу зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез!


Нет комментариев