Юллар чатында рубрикасы буенча яңалыклар
-
Фото: Казан – Оренбург юлында савыт-саба төялгән зур йөк машинасы янган
Татарстанның Баулы районында Казан - Оренбург юлының 398нче чакрымында савыт-саба төялгән зур йөк машинасы янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Баулы районында йөк машинасы януы турындагы хәбәр 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына кичә 5.43 сәгатьтә килә. Урынга...
-
Киров - Нократ Аланы юлында 4 кеше һәлак булган
Шушы көннәрдә кич 18:15 сәгатьтә Киров - Малмыж - Нократ Аланы юлыныӊ 36нчы километрында «Нива» һәм «Лада Калина» машиналары бәрелешү аркасында 4 кеше һәлак булды. «Нива» машинасында 70 яшьлек шофер һәм 63 яшьлек пассажир, «Калина» машинасында 35 яшьлек шофер һәм 58 яшьлек пассажир һәлак була. «Калина» машинасында булган шоферныӊ тормыш...
-
Әлмәт районында бульдозер әйләнеп капланган, йөртүчесе үлгән
Әлмәт районында Кичучат авылы янында юл кырыена төшеп китеп бульдозер әйләнеп капланган, бульдозерчы үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Хәбәр Әлмәт районының ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына кичә 23 сәгать 54 минутта алынган. Урынга 65 нче янгын-сүндерү...
-
Арча-Теләче юлында баланы машина бәргән
2017 елның 27 ноябрендә Арча-Теләче юлында 16 сәгать 15 минутта Арчага таба юнәлештә баручы бер машина баланы бәрдереп китә. 2004 елгы 7 сыйныфта укучы, Төбәк-Чокырча авылында яшәүче ир баланы . Машина йөртүче фаҗига булган урыннан качып китә. Баланы Казан республика клиникасына озаталар. Баланы бәрдергән машина ачыкланды, хәзерге вакытта тикшерү эшләре...
-
Татарстанда М7 трассасында җиңел машина йөк машинасы астына кергән
Татарстанның Минзәлә районында М7 федераль трассасында "Матиз" "Вольво" йөк машинасы белән бәрелешкән, җиңел автомобильнең бензин багы тишелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Хәбәр Казанда ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 15.55 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча «Куземетьево» аерым посты оператив...
-
“БЕЗНЕҢ ТОРМЫШ – ҮЗЕ БЕР УЗЫШУ...” 300 АТ КӨЧЛЕ АВТОМОБИЛЬЛӘРНЕ ЙӨГӘНЛӘГӘН АВТОСӨЮЧЕ АЗНАКАЙДАГЫ АВТОҺӘЛАКӘТТӘ КИТЕП БАРДЫ...
Азнакай районында "Нива" автомобиле йөк машинасы белән бәрелешә. "Нива" автомобиле рулендәге йөртүчене Әлмәт табиблары коткарып калырга теләсәләр дә, булдыра алмыйлар. Йөртүче - Чаллы автосөючеләренә билгеле кеше, автотюнинг белән шөгыльләнүче Данис Исламов. МЧС мәгълүматлары буенча, авария кичә кичке алтылар тирәсенә Азнакай-Буралы юлында була.kazanfirst.ruсайты язуынча, автоһәлакәтнең шаһите Рафаэль Аптикаев пассажир утыргычында булган...
-
Теләчедә ике автомобиль трассадан юл читенә төшеп киткән
Теләче районында ике җиңел машина юл кырыена төшеп киткән һәм әйләнгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт Теләче-Арча юлында Максабаш авылы тирәсендә булган. Һәлакәт урынында янгын сүндерү -коткару часте хезмәткәрләре «Лада Кросс» һәм 10 нчы модельле «Лада» автомобильләренең...
-
Двое сотрудников ГИБДД во время погони попали в аварию и сгорели в машине
Трагедия произошла в Свердловской области на трассе между Полевским и Полдневой. Полицейские начали погоню за пролетевшей на красный сигнал светофора легковушкой «ВАЗ-2108». За машиной погнались сразу три экипажа ДПС. Сначала с трассы вылетела первая патрульная машина. В ней, к счастью, никто не пострадал. Но уже через несколько километров в аварию...
-
Казанда М7 трассасында йөк машинасы янган (ВИДЕО)
Казанда м7 трассасында йөк автомобиле янган. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә. Шаһитләр фикеренчә, әлеге хәл Казан янындагы Чебакса торак массивы янында булган. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Татар Информ
-
Кукмара районында юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән
Кукмара районы ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Кичә иртәнге 7.58 сәгатьтә Кукмара - Шәмәрдән юлының 20 чакрымында, Балыклы авылы янында, "Рено Логан" машинасы юл читенә төшеп капланган. Авариядә чит ил автомобиленең шоферы һәм пассажирлары зыян күргән. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләре...
-
Азнакай районында юл-транспорт һәлакәте
Азнакай районының Актүбә - Карабаш автоюлының 15 нче чакрымында «Шевроле Нива» машинасы юл читенә төшеп киткән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр. Азнакай районында юл һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 8.08 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча...
-
Куркыныч юл һәлакәтендә унбиш кеше һәлак булган (ВИДЕО)
Кичә Мари Илендә зур фаҗига булды: микроавтобус агач төягән йөк машинасы астына килеп кергән. Аяныч хәлнең сәбәбе буларак начар һава торышы һәм тизлекне арттыру атала. Бүген Мари илендә матәм көне игълан ителде. Тикшерү комитеты 15 кеше гомеренә нокта куйган юл-транспорт һәлакәте буенча җинаять эше ачкан. http://matbugat.ru/news/?id=20631
-
Казанда чит ил машинасы шоферы 72 яшьлек хатын-кызны бәрдергән
. Казанда чит ил машинасы шоферы 72 яшьлек хатын-кызны бәрдергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан шәһәре буенча ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте. Кичә көндезге якта «Опель» машинасын идарә иткән 35 яшьлек ир-ат Ямашев проспектындагы 57а йорты ишегалдында, арты белән хәрәкәт иткәндә, 72 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Нәтиҗәдә, хатын-кызның...
-
Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән
Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Иске Шигали авылы янында «КАМАЗ», «Хонда» һәм «Фольксваген» автомобильләре бәрелешүе турында хәбәр килә. Өч машинаның да номерлары - Чуваш...
-
Балтач районында трассада “КАМАЗ” машинасына ут капкан - видео
Социаль челтәрләрдә юл кырыенда туктаган "КАМАЗ" йөк машинасының януы турында видео пәйда булды. Шаһитлар "КАМАЗ" Балтач район үзәгенә керү юлында яна, дип белдерә. Комментарийлар язучылар узып баручы автомобильләр туктамый, дип борчылалар. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы мондый очракта Балтач районында ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.