Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Азнакай районында юл-транспорт һәлакәте

Азнакай районының Актүбә - Карабаш автоюлының 15 нче чакрымында «Шевроле Нива» машинасы юл читенә төшеп киткән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр. Азнакай районында юл һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 8.08 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча...

Азнакай районының Актүбә - Карабаш автоюлының 15 нче чакрымында «Шевроле Нива» машинасы юл читенә төшеп киткән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә белдерделәр.

Азнакай районында юл һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм номерына 8.08 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча һәлакәт урынына "Актүбә" оператив төркеме һәм 24 нче янгын сүндерү часте юнәлгән. Алар йөртүчегә машинадан чыгарга ярдәм иткән, аңа психологик ярдәм күрсәткәннәр.

Табиблар зыян күргән йөртүченең баш мие селкенүен белдергән.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев