«Татар Малай» исеме белән танылган блогер Ринат Галиәхмәтов Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллегендә булган. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Ринат Галиәхмәтов илчелектә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Россиядәге Даими вәкилле Равил Әхмәтшин белән очрашкан.
Равил Әхмәтшин кунакка Даими вәкиллек эшчәнлеге һәм Мәскәүдә якташларны берләштерү эше турында сөйләгән. Шулай ук блогерны Россия башкаласында 24 ноябрьдә узачак «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумына чакырган.
Нет комментариев