Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Яңа киеме белән шаккатырган Лилия Хәйруллинаны космоска җибәрергә тәкъдим иттелләр (ФОТО)

Татарстанда популяр булган бер телеграм-канал җырчы Лилия Хәйруллинаны космоска җибәрергә тәкъдим итте. Барысына да яңа кием сәбәпче. Гөлдания Хәйруллина кызының яңа образы бу юлы бик эпатаж килеп чыккан. Шоу-бизнеста эпатажлык, мөгез чыгару никадәр көчлеләр булса, шулай яхшырак кебек. Синең турында язалар, сөйлиләр. Бу юлы да шундый хәл. Лилиянең яңа киеме...

Татарстанда популяр булган бер телеграм-канал җырчы Лилия Хәйруллинаны космоска җибәрергә тәкъдим итте. Барысына да яңа кием сәбәпче. Гөлдания Хәйруллина кызының яңа образы бу юлы бик эпатаж килеп чыккан.

Шоу-бизнеста эпатажлык, мөгез чыгару никадәр көчлеләр булса, шулай яхшырак кебек. Синең турында язалар, сөйлиләр. Бу юлы да шундый хәл. Лилиянең яңа киеме яныннан битараф кына узып булмый.

"Матбугат.ру" хәбәрчесе Лилиянең үзе белән элемтәгә керде. Җырчы яңа кыяфәтен болай аңлатты:

- Әлеге образ ел да үткәрелә торган "Изге Вәли" дискотекасының тематикасына туры китереп ясалды. Дискотека "Робопати" дип атала иде. Бу - робот образы. Аны аңлап бетерү өчен минем чыгышны тулаем карарга кирәк. Мин концепцияне сакларга тырыштым, берничә атна әзерләндек, кызыклы килеп чыкты дип уйлыйм.

Кызыкмы, юкмы - монысын тамашачы хәл итәр. Әмма шунысы кызык, Лилия Хәйруллина турында инстаграмга пост элгәнебез булды. Һәм шунысын күрдек: Лилияне яратучылар белән беррәттән, аны яратмаучылар да шактый икән. Хәер, бу дөньяда бөтен кешегә дә ошап бетеп булмас.
Үзенең иҗаты турында Лилия болай ди:

- Хәзерге вакытта күбрәк заманча юнәлештә эшлим. Яшьләр арасында мондый иҗатым чагылыш таба.
Бу фотоларны яшь булмаганнарга карау тыела:
Ә сезгә бу образ ошыймы? Комментарийларда языгыз. +

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев

    2
    X