Бөгелмәдә суд бер кафены япкан
Бөгелмәдә суд Ленин урамындагы «Дружба хәләл» кафесы эшчәнлеген 15 тәүлеккә туктаткан. Биредә эчәклек таягы табылган. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү вакытында ведомство хезмәткәрләре кафеда кухня савыт-сабаларын юу режимы һәм салатларны саклаганда температура режимы бозылуын ачыклаганнар. Моннан тыш, дезинфекцияләү чаралары юк, ә ашамлыкларны маркировкасыз продуктлардан әзерлиләр. Сатудан гомуми авырлыгы 14 килограмм булган дүрт партия азык-төлек алынган.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев