Чаллыда 15 яшьлек кызны бәрдергәннәр
В республике

Чаллыда 15 яшьлек кызны бәрдергәннәр

Чаллыда «Лада» йөртүчесе 15 яшьлек кызны бәрдергән. Кыз бала җәрәхәтләр алган. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматы буенча, юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Авангард урамында булган. 25 яшьлек «ЛАДА Гранта» йөртүчесе җәяүлеләр кичүендә бер кызны бәрдергән. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән.

Чыганак:татаринформ


Нет комментариев