Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Физика, химия һәм биология укытучыларына премия бирәчәкләр

Физика, химия һәм биология укытучылары өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләрне Татарстанда кертергә әзерләнәләр, инициатива коррупциягә каршы экспертиза уза.

Премия күләме 230 меңнән 345 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, аның күләме квалификация һәм эш стажына бәйле булачак. Югары категорияле һәм зур тәҗрибәле укытучылар 345 мең сум ала алачак. Әгәр укытучының биш елга кадәр стажы булса, аның өчен 288 мең сум, ә мәктәпләрдә берьюлы эшләүче югары уку йортлары мөгаллимнәренә 230 мең сум каралган.

Түләү алу өчен укытучы билгеле бер критерийларга туры килергә тиеш. Мисал өчен, аны тукучыларының кимендә 10% ы БДИда 80 һәм аннан да күбрәк балл җыярга тиеш, шулай ук укучылар олимпиада призерлары булырга, ә педагоглар үзләре белем бирү чараларында катнашырга тиеш.

Чыганак:кичкеказан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев