Язгы ярминкәләр тәмамланды
Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамланды. Продукция Казанның 14 мәйданчыгында, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районнарының 2 мәйданчыгында һәм Түбән Кама районының 3 мәйданчыгында сатылган.
Җиде ярминкә атнасында авыл хуҗалыгы продукциясе 642 миллион сумнан артык сатылган. Татарстанлылар 760 тонна яшелчә, шул исәптән 411 тонна бәрәңге, 134,6 тонна сөт, 216,8 тонна шикәр, 1 миллионнан артык тавык йомыркасы, 661 тоннадан артык ит, шул исәптән 348,3 тонна сыер ите сатып алганнар.
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, быел, татарстанлылар арасында бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, суган, сыер ите, кош итенә зур ихтыяҗ булган. Шулай ук он, ак май һәм балык сату да сизелерлек арткан.
Чыганак:кичкеказан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев