Илшат Рәхимбай, кинода төшерү өчен, атта йөри белгән татар малае эзли
1125
0
Фильм Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” повестена нигезләнеп төшереләчәк.
Кинорежиссер Илшат Рәхимбай һәм аның кино төшерү командасы “Алмачуар” тулы метражлы фильмында катнашу өчен төп рольне башкара алырдай 12-15 яшьлек малай эзли. Бу хакта “Татар-информ”га режиссер үзе хәбәр итте.
Фильм Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” повестена нигезләнеп төшереләчәк.
“Әлегә беренче турда видеолар һәм фотоларга нигезләнеп сайлыйбыз, аннары ошаганнарын аерым чакырып карыйбыз, - ди ул. – Кастингта катнашучы егет саф татарча сөйләшергә һәм атта йөри белергә тиеш. Хәзергә боларны белеп бетерми икән, өйрәнерлек сәләте булырга тиеш.
Кастингта катнашырга теләүчеләрнең сәхнә-театр-кино тәҗрибәсе яки өйрәнә алырлык сәләте хуплана.
Резюмега биография, фото-видеоматериаллар һәм “Ник мин бу дөньяны шундый сәер дип саныйм?” темасына уйланулардан торган 1-2 минутлык видеомөрәҗәгать беркетелергә тиеш. Режиссер бу видеоязманың кешенең органикасын, уй-фикерен чамалау өчен кирәклеген әйтә. Текст ихлас яңгырарга тиеш, ятланган текстны сөйләп чыгучыларның шанслары булмаячак.
Резюмеларны sterfm@mail.ru адресына “Кастинг Алмачуар” тамгасы белән җибәрү сорала.
Кино төшерү командасы октябрь аенда “Алмачуар”ның тизерын чыгарырга өметләнә. Шуңа кастинг тиз арада үткәрелергә тиеш.
Илшат Рәхимбай - яшь кинорежиссер. Кино сөючеләргә ул “Представь”, “Гастарбайтер” һәм башка кыска метражлы фильмнары, видеороликлары аша таныш.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев