Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Иртәгә, 27 мартта, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча Татарстан территориясендә һава температурасының төшүе көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Җепшек кар һәм яңгыр көтелә. 

Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк, вакыты белән секундына 17-22 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Юлларда урыны белән бозлавык һәм кар көртләре саклана.

Төбәктә һава температурасы төнлә -3..+2 градус, көндез +1..+6 градус.  Республика башкаласында төнлә 0..+2 градус, ә көндез +4..+6 градус фаразлана.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/26-03-2022/tatarstanda-buran-k-chle-il-m-ya-gyr-k-tel-5852197

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев