Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәте Татарстанның Кайбыч районында була. Беренчел мәгълүмат буенча, авариянең сәбәбе Hyundai автомобилен йөртүченең куркынычсыз хәрәкәт тизлеген һәм дистанцияне үтәмәве. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ГАИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин хәбәр итте.
1993 елгы Hyundai йөртүчесе идарә итүне башкара алмаган һәм «Валдай»йөк машинасына бәрелгән. Зур йөк машинасы руле артында 1984 елгы ир-ат булган. Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган: җиңел машина йөртүче үзе һәм аның өч пассажиры.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли, алар булган хәлнең барлык шартларын ачыклый.
Чыганак:реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев