Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Кайсы медицина хезмәткәрләренең өстәмә түләүләр алачагы билгеле

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы кайсы медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр билгеләнгәнен аңлатты. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Исегезгә төшерәбез, Хөкүмәт Карары нигезендә, 2023 елдан табиблар, шәфкать туташлары, поликлиникаларда, амбулаторияләрдә, ФАПларда, район хастаханәләрендә кече медицина персоналы төп хезмәт хакына өстәмә акча алырга тиеш. 

Шулай ук әлеге исемлеккә акушер-гинекологлар, кардиологлар, онкологлар, пациентларны гадәти сырхауханәләрдә һәм стационарларда, шулай ук махсуслаштырылган, аерым алганда, онкология яки кардиология диспансерларында диспансер күзәтүе алып баручы медицина хезмәткәрләренең берничә категориясе дә керәчәк.

Өстәмә түләү хезмәткәрнең эш күләменә туры килергә тиеш – әйтик, үзәк район хастаханәсендә кемдер тулы ставкага эшли, кемдер яртыга, һәм моны, һичшиксез, исәпкә алырга кирәк, дип аңлатты РФ Сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Татьяна Соломатина.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kaisy-medicina-xezmatkarlarenen-ostama-tulaular-alacagy-bilgele-5867280

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев