Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Казан кызы Евгения Тарасова икенче урында

Бүген Олимпиадада парлы шууда Казан кызы Евгения Тарасова партнеры Владимир Морозов белән икенче урынга лаек булды. Алар Камилә Вәлиева кебек үк, Этери Тутберидзе төркемендә шөгыльләнә. Өченче урында шулай ук Россия спортчылары.

Әлегә кыска программа буенча беренче урында Кытай спортчылары Вэньцзин Суй белән Цунь Хань (84,41)
Икенчедә Евгения Тарасова партнеры Владимир Морозов (84,25).
Өченчедә Анастасия Мишина белән Александр Галләмов (82,76).  
Шунысы игътибарга лаек: Евгения Тарасова Татарстан исеменнән чыгыш ясый.
Иртәгә спортчылар ирекле программада чыгыш ясаячаклар һәм төп җиңүчеләр дә билгеле булачак.

Тулырак: http://shahrikazan.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев