Казан мәктәпләрендә  инженерлар әзерләү проектын гамәлгә ашыралар
В республике

Казан мәктәпләрендә инженерлар әзерләү проектын гамәлгә ашыралар

Казанның 10 мәктәбендә булачак инженерларны әзерләү өчен белем бирү платформасы булдырылачак.

Укучыларга заманча инженерлык җиһазлары биреләчәк, алар өчен уку программалары эшләнәчәк, укытучыларны сайлап алуда һәм мотивацияләүдә ярдәм итәчәкләр, шулай ук укучыларга югары уку йортлары лабораторияләренә керү мөмкинлеген тәэмин итәчәкләр.

Бу «мәктәп — югары уку йорты — предприятие» интеграцияләнгән белем бирү чылбырын булдырачак, ул инженерия өлкәсендә иртә һөнәри юнәлеш бирүгә һәм белгечләр әзерләүгә ярдәм итәчәк, дип хәбәр итте Татарстан башкаласы Мэриясе матбугат хезмәте.

Казан мэры Илсур Метшин мәгариф хезмәткәрләре конференциясендә әлеге алымның мөһимлеген ассызыклап, мәктәпләр, югары уку йортлары һәм сәнәгатьнең үзара хезмәттәшлеге квалификацияле кадрлар әзерләүдә төп роль уйнавын билгеләп үтте. Белем бирү программасын КФУ эшли, ә укучыларны шушы югары уку йорты аспирантлары укытачак.


Нет комментариев