Казан телебашнясында бәйрәм утлары яначак
13 август көнне Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре (РТРС) үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу вакыйга уңаеннан бөтен ил буйлап архитектур-сәнгати яктырту парады уза, аңа Казан телебашнясы да кушылачак. Бу хакта ТР Радиотелевизион тапшыру үзәге – РТРС филиалында хәбәр итә.
Телевышканың медиафасадында бәйрәм бизәлешен 20 дән 23 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак. Бу сәгатьләрдә шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен якты динамик шоу башланачак, ә фасадында «РТРС туган көне белән» һәм «РТРС 25 еллыгы – юбилее белән» дигән котлау сүзләре язылган йөгерек юл трансляцияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев