Роспотребнадзор белгечләре Казан үзәгендәге «Черное озеро» паркында урнашкан «Сыроварня» ресторанында санитария законнарын тупас бозуларны ачыклаганнар. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе хәбәр итә.
Тикшерү күрсәткәнчә, җитештерү биналарында бөҗәкләр табылган, ә цехларда юу һәм дезинфекцияләү чаралары кулланып дымлы җыештыру үткәрелмәгән. Моннан тыш, белгечләр яраклылык срогы чыккан, шулай ук маркировкасыз продукцияне ачыклаганнар. Сайлап алынган әзер ризыкларда һәм тышкы тирәлек объектларыннан юып төшерүләрдә эчәк таягы төркемендәге бактерияләр табылган.
Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Идарәсе хәбәр иткәнчә, суд оешманың эшчәнлеген 60 тәүлеккә туктаткан.
Нет комментариев