Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казанда бер тәүлектә ике юл-транспорт һәлакәте булды

Казанда узган тәүлектә ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше зыян күргән. Ике очрак та шәһәрнең Мәскәү районында булган.

Юл-транспорт һәлакәтләренең берсендә машина йөртүче, мотоциклчы белән бәрелешә. Икенчесендә - автомобильче светофорның тыелган сигналына юл аркылы чыккан һәм шулай ук бәрелешкән.  

Тәүлек эчендә дежур хезмәтләргә юл-транспорт һәлакәте турында 85 хәбәр килгән. Рәсмиләштерү үзәкләрендә 28 авария теркәлгән, тагын 32 вакыйганы матди зыян белән Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре урында рәсмиләштерелгән.

Шулай ук бер көндә исерек хәлдә 9 йөртүче һәм транспорт белән идарә итү хокукыннан башка 5 кеше тоткарланган. Полиция бүлекләренә җинаятьләр кылуда шикләнелү буенча 5 граждан китерелгән. 

Чыганак:веститатарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев