Казанда машина йөртү таныклыгын алыштыру күпме тора
В республике

Казанда машина йөртү таныклыгын алыштыру күпме тора

Машина йөртү таныклыгын алыштыру иң кирәкле хезмәтләрнең берсе булып тора. Ел саен бу сорау белән 10 меңгә якын кеше мөрәҗәгать итә. Бу хакта Татарстанның күп функцияле үзәге вәкилләре хәбәр итте.

Машина йөртү таныклыгын алыштыру өчен берничә документ, шул исәптән Россия гражданы паспорты яки шәхесне таныклаучы документ, сәламәтлек торышы турында медицина бәяләмәсе, гамәлдәге машина йөртү таныклыгы (әгәр булса), шәхесне таныклаучы документның нотариаль таныкланган тәрҗемәсе (әгәр кирәк булса), шулай ук СНИЛС тапшырырга кирәк. Хезмәтнең бәясе — 4 000 сум.

 

 


Нет комментариев