Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда студентларга гарантияле дипломнар язганы өчен укытучыны хөкем иткәннәр

Казан суды шәһәр вузында укытучы булып эшләгән 46 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарды: ул студентларга фәнни җитәкченең уңай бәяләмәсе гарантиясе белән дипломнар язган. Бу хакта республика прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Казанлы 2023 елның маеннан 2024 елга кадәр легаль булмаган эшчәнлек белән шөгыльләнгән. Бер эшнең бәясе 15 меңнән 20 мең сумга кадәр. Студентлар акчаларны укытучы аларга хәбәр иткән банк счетларына күчергәннәр.

Әлеге факт буенча «Вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, ир-ат гаебен таныган. Аңа 290 мең сум штраф салынган, шулай ук дипломнары өчен алган 75 мең сум акчасы конфискацияләнгән.

Чыганак:вечерняяказань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев