Казанда укучыларны әзерләү өчен олимпиада җыелма командасы оеша
В республике

Казанда укучыларны әзерләү өчен олимпиада җыелма командасы оеша

Казанда яңа уку елында укучыларны бөтенроссия олимпиадаларына әзерләү өчен шәһәр олимпиада җыелма командасы оештырылачак. Бу хакта Казанның 95 нче лицеенда узган педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясендә Татарстан башкаласының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов хәбәр итте.

Узган уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында Казан укучылары Татарстанның барлык медальләренең 64% яулады. Моннан тыш, Казанның 12 укучысы Россия җыелма командасы составында халыкара олимпиадаларда өч алтын, сигез көмеш һәм өч бронза медаль алды.


Нет комментариев