Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казанда Укытучылар йорты ачыла

Казанның мәгариф хезмәткәрләре өчен Укытучылар йорты урнашачак Подлужная урамындагы бинаның төзелеш әзерлеге 75% тәшкил итә. Бу хакта Башкарма комитетта хәбәр иттеләр.

Төп төзелеш эшләре тәмамланган, белгечләр биналарның эчке бизәлеше, вентиляция, кондиционер һәм куркынычсызлык системаларын монтажлау белән шөгыльләнәләр. Эшләрне май аена тәмамлау планлаштырыла, ә җәй башында учреждение беренче кунакларны кабул итәчәк. Фасад борынгылык эффекты –  кызыл кирпеч белән тышланган. 

Бинаның мәйданы 950 кв. м. анда конференц‑зал, актлар залы‑трансформер, иҗади лабораторияләр, студияләр һәм коворкинг‑зоналар каралган. Объектны заманча мультимедиа җиһазлары белән җиһазландырачаклар, шул исәптән интерактив панельләр, LED‑экраннар һәм видео-конференц-элемтә системалары.

Чыганак:реальное время.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев