Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда урманны саклау өчен шәһәр идарәсе төзеләчәк

Яңа структура яшел зоналарны саклау һәм торгызу белән шөгыльләнәчәк.

Әлеге шәһәр урманчылыгы идарәсе  шәһәр бюджетыннан финансланачак. Яңа структура төзү турындагы карар коррупциягә каршы экспертиза уза.Идарә шәһәр урманнарыннан файдалануны, саклауны, яклауны һәм аларны торгызуны үз өстенә алачак. Шулай ук аңа тикшерүләр үткәрү, хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирү һәм урман фондының торышы турында докладлар әзерләү йөкләнәчәк.

Моннан тыш, яңа структура вәкаләтләренә урманнарда янгын куркынычсызлыгы чараларын оештыру, халыкның үз ихтыяҗлары өчен әзерләгән агачны исәпкә алу һәм судларда катнашу керәчәк.

Учреждение юридик зат статусына ия булачак. 

Чыганак:урбанмедиа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев