Казанда Казансуның кайбер участокларына вакытлыча чикләүләр кертеләчәк. Кече үлчәмле, җилкәнле һәм спорт судноларында йөрергә ярамаячак. Чаралар 17 июньдә 00:00 дән 19 июньдә 24: 00 гә кадәр гамәлдә булачак (Россия - АСЕАН саммиты вакытында). Карар Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан халыкара вакыйга вакытында шәһәрдә яшәүчеләрнең һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү максатыннан кабул ителде.
Тыю Казансу елгасының өченче транспорт дамбасыннан Киров дамбасына кадәрге участогында гамәлдә. Шул исәптән гидроциклларда, байдаркаларда, ишкәкле көймәләрдә йөрергә ярамый.
Чыганак:кичкеказан
Нет комментариев