Казанда «Ак Барс» спорт сараенда көрәш буенча 55-нче юбилей - Россия чемпионаты узды. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларда илнең 41 төбәгеннән 200 дән артык спортчы катнашты. Татарстан спорты министры Владимир Леонов билгеләп үткәнчә, ярышлар нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы төзеләчәк.
Чараны ачу тантанасында титуллы спортчыларны хөрмәтләделәр. Алар арасында – ун тапкыр Россия чемпионы рекордсмены Раил Нургалиев, шулай ук ил беренчелекләрендә сигез тапкыр җиңү яулаган Ренас Калимуллин бар.
Нет комментариев