«Курше» фестиваленә гаризалар кабул итү башланды
Узган ел әлеге фестивальгә якынча мең ярым гариза килгән.
Республика шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Нагуманова билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы инде алты елдан артык гамәлдә һәм хәзер яңа юнәлеш белән тулыландырыла.
"Бүгеннән башлап без гаризалар кабул итү өчен сайтыбызны ачабыз. Шуннан соң эксперт сайлап алу уза", - дип сөйләде ул.
Нагуманова сүзләренчә, узган ел халыктан мең ярымга якын гариза кергән. Нәтиҗәдә 52 проект җиңүче булган.
Чыганак:татарстан24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев