Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Мәгариф министрлыгы укытучылар окладлары белән вәзгыятьне көйләргә ниятли

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, башка ведомстволар белән берлектә, мәктәп укытучыларының хезмәт хакын яңача түләү системасы проектын эшли, ул түбән оклад булган агымдагы вәзгыятьне төзәтәчәк. Бу хакта ТАСС министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының чәршәмбе көнне Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышында тәкъдим ителгән мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия укытучыларының 75% тан артыгы минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк. Мәгълүматлар 2021 елның декабрендә тәкъдим ителде. Узган ел хезмәт хакы 12,8 мең сум тәшкил иткән.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә, яңа система шулай ук педагогларның хезмәт хакы дәрәҗәсен квалификация дәрәҗәсенә китерәчәк һәм "кызыксындыру һәм компенсация түләүләре өлешендә һәркем өчен тигез һәм аңлаешлы шартлар тудырачак".

Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, педагогларның хезмәт хакының реаль структурасы ставкага таяна һәм окладтан тыш, стимуллаштыручы, компенсацион һәм башка түләүләргә төрле өстәмәләр җыелмасын да үз эченә ала.

"Бүген һәр төбәктә укытучыларның уртача хезмәт хакы барлык һөнәрләр буенча уртача хезмәт хакыннан ким түгел. Һәр регион бу күрсәткечкә иреште һәм аның артыннан даими күзәтә. Әмма һәр укытучы үз кеременең нәрсәдән формалашуын төгәл аңларга һәм аның гарантияләнгән өлешенең түләнүенә ышанырга тиеш",-дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Чыганак: https://mon.tatarstan.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев