Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Мыеклы агач кондызлары

Әгәр сезнең өегездә агач бүрәнәләрдә тишекләр һәм эзләр барлыкка килгән икән, төннәрен шыгырдаган тавыш ишетәсез икән, сезнең өйгә мыеклы агач кондызлары ияләнгән.

Мыеклы кондызлар семьялыгы күп төрле,  аларның бүгенге көнгә өч йөз төре билгеле.Бу кортлар агачны әкрен генә кимереп агачның ныклыгын югалталар, агач гөмбәли башлый һәм яраксызга әверелә. Өйләрдә счрый торган кондыз зур тугел, кондызның бик зурлары да очрый , алары күбрәк урманнарда күрергә була. Эссе көннәрдә ылыслы агачлар тирәсендә аларны күрергә була. Мыеклы кондыз үзе агачлар өчен куркыныч түгел, анын личинкасы агачка зур зыян китерә, ул агачны тишеп керә, агачта эзләр ясый һәм агачның сыйфатын югалта. Әгәр дә вакытында зарарланган агачларны дөрес итеп эшкәртмәсәң, өй конструкцияләренә зыян килергә һәм корылма яраксыз хәлгә килергә мөмкин. Кортка каршы торучы препаратлар кибетләрдә сатыла, «Антижук» , «Антишашелин» һәм «Змпайр 20» . Бу препаратлар кулланганда бик сак булырга кирәк, кондызга зыян салган препарат кешегә зыяны булырга мөмкин. Моның өчен махсус респираторлар ярдәмендә эшләргә кирәк.

Татарстан буенча Россельхознадзорнын дәүләт тикшерүчесе  М.Г.Фаттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев