Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россия Олимпия комитеты Вәлиева тирәсендәге допинг низагы буенча җавап бирде

Вакытлыча читләштерү 2021 елның 25 декабрендә алынган допинг-үрнәгенең анализлары начар булуы турында хәбәр алынуга бәйле кулланылган, диелә хәбәрдә.

Россия Олимпия комитеты Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева тирәсендә допинг низагы буенча җавап бирде.

Россия Олимпия комитеты мәгълүматлары буенча, оешма Халыкара тестлаштыру агентлыгыннан Россиянең допингка каршы «РУСАДА» агентлыгының 2022 елның 8 февралендә Пекин вакыты буенча 11:36 сәгатьтән башлап Валиеваның вакытлыча читләштерелүе турында хәбәр алган.

«Вакытлыча читләштерү Санкт-Петербургта фигуралы шуу буенча Россия чемпионаты вакытында алынган допинг-үрнәгенең анализлары начар булуы турында хәбәр алынуга бәйле кулланылган. 2021 елның 25 декабрендә алынган анализ нәтиҗәләре турында Стокгольм допингка каршы лабораториясе хәбәр иткән. Спортчының допинг үрнәгендә тыелган „триметазидин“ субстанциясе табылган, ул 2021 елның ВАДА тыелган исемлегенең S4.4 классына карый», диелә Россия Олимпия комитеты хәбәрендә.

Шулай ук тестлаштыру Олимпия уеннарының ярыш чорында үткәрелмәгән һәм Вәлиеваның алдагы тестлары, шул исәптән Пекинда, тискәре нәтиҗә күрсәткән, дип билгеләп үтелә.

 

Чыганак: https://tatar-inform.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев