Синоптиклар Татарстанда иртәгә дә кар явачак дип фаразлый
В республике

Синоптиклар Татарстанда иртәгә дә кар явачак дип фаразлый

Төнлә һава температусы -4..-9 градуска кадәр төшәчәк, көндез исә -1..-6 градуска кадәр җылытачак.

Дүшәмбе, 26 ноябрьдә, Татарстанда кар явачак.  Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар болытлы һава торышы фаразлый. Җил уртача, көньяк-көнбатыштан була.

Татарстан буенча төнлә һава температусы -4..-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә -1..-6 градуска кадәр җылытачак.

Казанда кичен -5..-7 градуска кадәр салкынайта. Көндез һава температурасы -2 дән -4 градуска кадәр булачак, дип җиткерә синоптиклар.

tatar-inform.tatar


Нет комментариев