Су басудан зыян күргәннәр
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында язгы ташу торышы турында хәбәр иттеләр. Республиканың Азнакай районы Тымытык авылында ре елгасы аша күпер элеккечә су астында. Әмма бу бердәнбер проблема түгел.
Казансу (Арча районы, Кәче авылы) һәм Кече Мишә (Теләче районы, Екатериновка авылы) елгалары буенда урнашкан юл да су астында калган. Коткаручылар вәзгыятьне күзәтә.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев