Талпаннар активлашкан
Татарстанда иртә җылыну аркасында талпаннар иртәрәк уянган. Гадәттә сезон апрельдә башлана һәм октябрьдә тәмамлана.
Иң югары ноктасы май — июнь башына туры килә. Инде җиде тешләү теркәлгән: берсе Биектау районында, икесе Әлмәт районында, берсе Азнакай районында, берсе Яшел Үзән районында, берсе Нурлат районында һәм берсе Казан кешесендә, әмма аны Сочида тешләгәннәр. Беренче тешләү 25 мартта ачыкланган. Бу хакта республиканың Роспотребнадзорында сөйләделәр.
Нигездә кешеләрне урманга баргач, дача участогында, этләре белән урамда йөргәндә тешләгәннәр.
Роспотребнадзор татарстанлыларга, тешләгән очракта, талпанны алу өчен кичекмәстән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Әгәр бу мөмкин булмаса, талпанны мөстәкыйль рәвештә алып ташларга кирәк. Моның өчен пинцет кулланырга, бик сак эш итәргә кирәк. Талпанны теләсә нинди ысул белән эләктереп алгач, аны 360 градуска борырга һәм өскә тартырга кирәк. Яраны алганнан соң йод яки спирт эремәсе белән дезинфекцияләү мәҗбүри.
Чыганак:кичкеказан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев