Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан Гидрометүзәге 2023 елның язгы-җәйге сезонына фараз бирде

Татарстанда апрельдән сентябрьгә кадәр температура һәм явым-төшемнең ихтимал фаразын гидрометеорологиясе идарәсе бастырды.

Таблицадан күренгәнчә, апрельнең уртача айлык температурасы 5,4 градус тәшкил итәчәк, майда — 13,6 градус, июньдә — 17,8, июльдә — 19,9, августта — 17,7, сентябрьдә — 11,9 градус. Күпьеллык күрсәткечләрдән чыгып, барлык китерелгән күрсәткечләр норма чигендә булачак, һәм сентябрь генә гадәттәгедән җылырак булачак.

Явым-төшемгә килгәндә, монда сюрпризлар булырга тиеш түгел — барлык күрсәткечләр норма чикләрендә. Апрель өчен бу 30 мм, май өчен — 41 мм, июнь өчен — 60 мм, июль өчен — 56 мм, август өчен — 54 мм, сентябрь өчен — 48 мм.

Фараз ел саен Россия Гидрометүзәге белгечләре, А.И. Воейков исемендәге ДГО, ААНИИ, Татарстан территориясе өчен ДВНИГМИ белгечләре тарафыннан төзелә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/108825/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X